Халыкара гаилә көне

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтә. ««Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең»  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре әлеге нисбәттән май аеның кояшлы матур көнендә,  социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен бәйрәм үткәрделәр. Чарада катнашкан әниләр белән “Теләкләр тактасы” ясалды.  Теләкләр тактасы – бәхетле тормыш булдыру өчен уникаль психологик корал ул. Әниләре “хыялларын тормышка ашырган” вакытта, балалар бүлек психологы һәм педагогы ярдәме белән “Минем гаиләм” дип аталган рәсем ясадылар. Әлеге чара хәйриячеләр тарафыннан булдырылган, мул чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International