Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру эше дәвам итә. “Ныклы гаилә – бәхетле балачак” юнәлеше буенча Арча педагогия көллияте волонтерлары Халыкара гаилә көненә багышланган “Минем гаилә” дип исемләнгән спорт – күңел ачу чарасы үткәрделәр. Уеннарда балалар әти-әниләре белән актив катнаштылар. Бәйрәмдә бер-береңне аңлау, мәхәббәт хисләре, дустанә мөнәсәбәтләр ныгыды. Балалар шигырьләр сөйләде, биеделәр, уйнадылар. Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында барысы бергә “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкардылар, күңелле флешмоб биеделәр. Оештыручылар фикеренчә,мондый чаралар балаларда гаиләгә, якыннарга карата мәхәббәт, ихтирам, алар турында кайгыртучанлык хисләре тәрбияли.