Сарман районында Халыкара Гаилә көне

2018 елның 15 мае, сишәмбе

   15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында,  Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. “Ныклы гаилә” проекты, Халыкара Гаилә көне кысаларында, 15 майда, “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе, граңданлык хәле актларын теркәү бүлеге, Сарман районы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Ләшәү-Тамак авылында “Сәламәт гаилә” дигән баш астында күңелле спорт чарасы үткәрделәр. Чараны оештыруда аларга ярдәмгә “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре һәм Ләшәү-Тамак авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, фельдшер акушерлык пункты хезмәткәрләре килде. Уенда барлыгы дүрт гаилә катнашты: Гарифуллиннар, Нуриевлар, Шайдуллиннар, Гарифуллиннар. Бәйрәм спорт ярышы формасында оештырылды. Гаиләләр ике командага бүленеп, үзләренең сәламәт, җитез, көчле, дус-тату булуларын исбатлап, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Чара авылның яшь талантлары чыгышлары белән үрелеп барды. Җиңелүчеләр булмады, үзара дуслык җиңде. Ярышта катнашучыларга  грамоталарны һәм истәлекле бүләкләрне “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы тапшырдылар.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International