15 май көнне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәм гаилә традицияләренә хөрмәт күрсәтү көне булып тора. Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие – Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре район халкы белән “Бүләккә ромашка “ дигән флешмоб үткәрде.Чараның максаты булып үз гаиләңә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.