«Үсемлекләрне утыртуга туфрак әзерләү» дәресе хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эш кысаларында “Веста” үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүчеләр арасында ачык грунтта эшләү принциплары белән танышу максатыннан үткәрелде.
Дәреснең теория өлешендә катнашучылар яз көне үсемлекләрне утыртуга туфрак әзерләү процессы белән таныштылар. Туфракы һичшиксез органик матдәләр белән тукландырырга кирәк: моңа тирес яисә компост керә. Органик ашлама туфракның файдалы матдәләрен арттырып кына калмый, ә туфракның су саклау үзлекләре һәм структурасын яхшырта. Тамыразык һәм суган утыртыласы туфракны, тирес һәм компост белән ашларга кирәкми, чөнки бу аларның вегетация чорын һәм саклау, сыйфат дәрәҗәсен киметә. Кузаклылар да мондый ашламаларга мохтаҗ түгел, алар үзләрен азот белән тәэмин итә алалар. Ә менә помидор, кыяр, кәбестә, кабак, сарымсак һәм яшел төстәге яшелчәләр, киресенчә, мондый ашламаны бик «яраталар».
Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар туфракны йомшарту белән шөгыльләнделәр, чөнки бу туфракка һава керүне, димәк, аның кислород белән туклануын тизләтә, бер үк вакытта чүп үләннәрен дә бетерергә ярдәм итә. Туфракны йомшарту өчен китмән, плоскорез һәм кул культиваторы кулланылды.
Дәрес ахырында үсемлекләр яхшы тишелсен һәм үсеп китсен өчен туфракны дөрес йомшартырга, тирес һәм компост белән тукландырырга һәм вакытында су сибәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар.