«Законны белмәү җаваплылыктан коткармый» дип аталган төркемле дәрес хокук бозуны кабат кисәтүгә юнәлдерелгән «Үзгәрешләр җиле» клубы эшчәнлеге кысаларында, кылган гамәлләре дөрес һәм моңа җаваплы караш тәрбияләү максатыннан “Веста” Үзәгенең белгечләре тарафыннан закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен үткәрелде.
Дәрес башында Үзәкнең юрист киңәшчесе Светлана Михайлова РФ Җинаять кодексының төп законнары һәм мәкаләләре турында әңгәмә үткәрде. Катнашучыларга төрле сораулар бирелде: нәрсә ул хокук? нәрсә ул җинаять? нәрсә ул җаваплылык? Балаларның аерым игътибары теләсә кайсы хокук бозу очрагына аерым җәза каралган булуы юнәлдерде, законнарны белмәү, өлкән кешеме ул, хәтта баламы, җаваплылыктан коткармый икәнлеге әйтеп үтелде.
Бу әңгәмәдән соң катнашучыларга «Балалар рәшәткә артында утыра» дип аталган видеофильм карарга тәкъдим ителде. Бу фильм балаларда тирән тәэсир тудырды, уйлар барлыкка килде: үзеңнен ирекле тормышыңны шушылай үткәрергә кирәкме соң, рәшәткә артында үткәрелгән елларны кире кайтарып булмый, һәм алар беркайчан да кире кайтмаячаклар һәм балачак яныңнан узып китә һ.б.
Дәрес ахырында, яшүсмерләргә законны бозмаска һәм кабат хокук бозу очракларын булдырмаска киңәш ителде.