“Яз көнне агачлар агарту – матур һәм авыруларсыз бакча”. “Веста” Yзәге.

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

“Яз көнне агачлар агарту – матур һәм авыруларсыз бакча” дип аталган хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында үткән дәресне “Веста” үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен, язгы агарту һәм агачларны дөрес кисүгә өйрәтү максаты белән үткәрделәр.

Дәреснең теоретик өлешендә белгечләр катнашучыларга, язгы агартуның иң мөһим шарты булып бу эшне бөреләр ачылганчы эшләү һәм агартучы составны дөрес сайлауны әйттеләр. Гади известьле состав яңгырлар аркасында бик тиз юылып төшәргә мөмкин. Еш кына агачның коры кайрысы һәм ярыклары астында төрле корткычлар кышлап чыгалар, һәм яз җитү белән йокыларыннан уяна башлыйлар. Шул сәбәптән, агартучы составка, яхшы саклагыч үзенчәлекләре булсын өчен клей, балчык һәм железный купорос дигән матдә кушарга кирәк.  Шул ук вакытта агачның яшен дә исәпкә алырга кирәк, чөнки яшь үсентеләрнең кабыгы нәзберек була һәм мондый состав агачка «суларга» һәм дөрес үсеш алырга ирек бирми. Агарту өчен шулай ук акрил буяулар  куллану рөхсәт ителми.

Дәреснең практика өлешендә катнашучылар агачларда авырулар тудыучы (эчерек, парша, антракноз, кара яман шеш, зарарлы бөҗәкләр личинкалары) зарарланган ботакларны кистеләр һәм Үзәк территориясендә үсүче агачларны агарттылар.

Дәрес ахырында, катнашучылар үзләренең хезмәт нәтиҗәсе белән сокландылар, һәм алган белемнәрен үзләренең бакча учатокларында куланачакларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International