"Бергә бәйрәм итәбез"

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

8 май 14.30.2018 ел.

               Мөслим балалар сәнгать мәктәбе   укучылары һәм укытучылыры Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат – йортының иң көтеп алган кунаклары. Алар биредә бик еш булалар. Бәйрәм алдыннан укучылар һәм укытучылар интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга  теләк белдерделәр һәм алдан әзерлек эшләрен күрделәр. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары матур бәйрәм открыткалары ясадылар, халык уен кораллары бүлеге укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр. Тамашачылар һәр музыкантның чыгышын алкышларга күмделәр. Балалар баянда,балалайкада,домрада бик матур һәм оста итеп уйнап күрсәттеләр.Азактан истәлекле фотога төштеләр һәм әби-бабайларга күчтәнәчләр биреп калдырдылар. Интерната яшәүчеләр сәнгать  мәктәбе коллективына һәм укучыларга бик зур рәхмәтләрен белдерделәр,укуларында ,тормышларында уңышлар теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International