Ватанпәрвәрлек кебек рухи кыйммәтләрне үстерү, милли горурлыкны тәрбияләү һәм әхлакый-патриотик хисләрне ныгыту йөзеннән 2018 елның 11 мае көнендә, Яшел Үзән ПНИда Җиңү Көненә багышланган “9 май- үлгәннәрне искә алу, яшәгәннәргә- мирас” исемле бәйрәм чарасы үтте. Социаль хезмәтләр алучылар өчен төрле социаль-педагогик чаралар үткәрелде: сугыш вакыйгалары турында тематик сөйләшүләр, сугыштагы каһарманнарның батырлыклары, үлмәс даннары, һәм Җиңүнең кыйммәте вә кадере турында аңлатылды. Шулай ук БВС турында шигырьләр укылды, сугыш чоры фото күргәзмәсе оештырылды, «Сударь и Сударушка» хоры тарафыннан бәйрәм концерты программасы чыгышы узды.
Чараны оештыручылары: Э.Г. Мифтахова, М.М. Гафаров.