“Без хәтерлибез! Без горурланабыз!” интерактив шөгыле 2018 елның 7 мае көнне, “Веста” Үзәгендә хезмәт инструкторы Лариса Евстратьева тарафыннан, социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен үткәрелде. Максат: илебездә узган Бөек Ватан Сугышы ветераннарына хөрмәтле караш формалаштыру.
Дәрес башында инструктор балалардан кызыксынды: Нинди бәйрәм якынлаша? Ул нинди вакыйгага багышланган? Җавапларны тыңлагач, ул Германия фашистларына каршы көрәштә иң бөек вакыйгаларның берсе булып Бөек Ватан сугышында безнең илнең җиңүе тора дип сөйләде. Сугыш чорын тасвирлаган презентация барышында балаларга Ватаныбызны якларга өлкәннәр генә түгел ә балалар да баруын искәртеп үтте. Аларның җилкәсенә сугышны ашамлык, хәрби техника, көнкүреш әйберләре, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү кебек катлаулы бурыч куелган була. Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Иң мөһиме, бу көннәрдә булган вакыйгаларны киләчәктә сугышлар булдырмас өчен буыннан-буынга җиткерергә һәм истә тотарга кирәк.
Хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 32 бала арасында «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип аталган кул эшләнмәләре һәм рәсем конкурсы уздырды. Бу эшләрдә балаларның сугыш һәм 9 май турында булган күзаллаулары чагылыш тапты. Конкурста катнашучы яшь рәссамнар, тыныч күк йөзенә аеруча басым ясаганнар иде. Иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды, ә җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.