2018 елның 27 апрелендә “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр алучылар белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашуның максаты булып тамашачыларны үзәк хезмәткәрләре, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеге һәм саны белән таныштыру тора.
Әлеге очрашу барышында бүлек мөдире Гыйззәтуллина Тансылу гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең эше турында мәгълүмат җиткерде һәм үзәк белгечләре белән таныштырды.
Әлеге очрашуда “ДоброГод” республика акциясе кысаларында “Без киләчәк өчен” һәм “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтләрнең активистлары, шулай ук “Яшьләр дөньясы” исемле яшьләр үзәге белгечләре актив катнаштылар, "Иреклеләр балаларга" темасына чара үткәрделәр . Алар балалар өчен мультфильм геройлары белән уен - тамаша оештырдылар. Волонтерлар күңелле уеннар, бию буенча флеш-моб үткәрделәр. Чара ахырында алар балалар белән берлектә 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышлап открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Күңелле тамаша узганнан соң директор урынбасары Гыйльметдинова Лилия тамашачылар белән янгынга каршы инструктаж үткәрде, янгын вакытында балаларның һәм өлкәннәрнең үзләрен тотулары турында сөйләде, шуннан соң “Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына гамьле видеофильм күрсәтелде. Караганнан соң үзәк хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча уен формасында уку күнекмәсе үткәрделәр.
Чара ахырында бүлек мөдире килүчеләрнең теләкләрен тыңлап узды һәм уздырылган чарага йомгак ясады.