Әңгәмә башында белгеч белдерүенчә, кешегә авыру хаватузан юлы аша йога. Тышкы мохитка вирус чигаручы тычкан сыман кимерүчеләр аның чыганангы булып тора, шулай ук азык – төлек продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Авыру кинәт башлана. Хәлсезлек, өшү, баш авырту, күңел болгану, борын тыгылу, коры ютәл, кыска вакытка күрү сәләте начараю, бил, эч авырту күзәтелә, кайбер вакыт тәнгә тимгелләр чыга. Андый симптомнар күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әңгәмә ахырында шәфкать туташи тарафыннан авыруны булдырмау турында файдалы киңәшләр бирелде.