«ДоброГод» акциясе кысаларында Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хасанова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр. Бу чарада социаль педагог Наталья Закирова җитәкчелегендәге волонтерлар “Рәхмәт Сезгә, ветераннар” дип исемләнгән акция үткәрде.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап чәчәкләр, ә Фидәлия Зәкиева сугыш чоры җырларын бүләк иттеләр.
Социаль хезмәткәр ярдәме белән карамактагы ветеран өендә үз куллары белән ясалган әйберләрдән музей оештырылган. Нәбиева Галия апа очрашуга килүчеләрне музей белән таныштырып узды.
Бу чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте.