Иммунизация “Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында”

2018 елның 27 апреле, җомга

     Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы инициативасы белән 23-29 апрельдә еллык, киң масштаблы акция – Европа Иммунизация атналыгы үткәрелә. Аның максаты – иммунизациянең әһәмиятен аңлап, вакцинацияләнүне арттыру; бу эшкә хакимиятнең, бизнес һәм җәмгыять оешмаларының игътибарын җәлеп итү.

     Мәҗбүри вакцинацияне, авырган очракта, тирә – юньгә куркыныч тудыручылар: җәмагать туклануы, белем һәм сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләр үтә.

     Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йорты  белгечләре тарафыннан түбәндәге чаралар оештырылды:
сан – бюллетень “ Халыкны иммунизацияләү”;
“Иммунизация кеше тормышын коткара” видеоролик;
“Инфекциягэ – юк, вакцинациягә – әйе” темасына лекция.

       ГАУЗ Норлат үзәк район хастаханәсе профилактика бүлмәсе белгече белән хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар өчен  “Иммунизация” темасына, презентация материаллары кулланып, лекция оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International