“Безнең күңелләрдә син, Тукай!”. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”

2018 елның 27 апреле, җомга

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.

26 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та  бөек Тукаебызга багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле күркәм кичә булып узды. Әлеге чара татар теле һәм урыс телендә алып барылды. Ул Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу формасында үтте. Кичәдә катнашучылар аның тормышын яктырткан видеоязма аша бик күп кызыклы фактлар белән танышты. Кичә шигырьләр белән үрелеп барылды. Тукаебызга багышланган бәйрәм кичәсе “Туган тел” җыры белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International