Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Яз нинди төстә?» темасына әңгәмә.

2018 елның 27 апреле, җомга

27 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. балалар белән «Яз нинди төстә?» темасына әңгәмә алып барды.

Әңгәмәнең максатлары: балаларның язга хас билгеләрне белүләрен ачыклау(көннең озынаюы, кояшның көчлерәк җылытуы,карның эрүе,сулыкларның боздан арынуы,үлән үсүе,куакларың яшелләнүе,чәчәк атуы, бөҗәкләрнең чыгуы, кошларның кайтуы).

Яз-бик әйбәт ел фасылы. Бу табигатьнең уянуы, чәчәкләрнең һәм үләннәрнең үсү вакыты.

Балалар белән яз турында һәм аның билгеләре, бу ел фасылында табигатькә хас төсләр турында әңгәмә алып бардык, шулай ук яз айларын, беренче язгы чәчәкләрне, кошларны искә төшердек. Дәрес ахырында бергәләшеп яз турында мультфильм карадык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International