Венчур форумы.

2018 елның 27 апреле, җомга

19.04.2018 елда Казан шәһәрендә Россия венчур форумы ачылды. Форумга чакырылган катнашучылар арасына Социаль Хезмәт Күрсәтү Автоном учреждениесе “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” директоры Юнысова Гөлназ Таһир кызы да керде. Форумда заманча индустрия шартларында җәмгыяткә ихтыяҗы булган күпсанлы корпорация, эшләнмәләр һәм инновацияләр тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, әлеге чара Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның шәхси катнашуында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International