«Бергә булдырабыз» программасын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә 8 гаилә катнашында «Без спорт сөюче гаилә!» дигән спорт эстафетасы үтте.
Чараның төп максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм аларның әти-әниләренең сәламәтлекләрен ныгыту,физик культура һәм спортны популярлаштыру һәм гаилә кыйммәтләрен, гореф –гадәтләрен ныгыту.
Мондый чаралар балалар белән ата-аналарның мөнәсәбәтләрен ныгыта, шатлык атмосферасын булдыра, бердәмлек, игелеклелек хисләрен тәрбияли.
Ирина Мельникова, физик культура буенча инструктор.