“20 нче гасыр фаҗигасе”

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елның 26 апрелендә дөньядагы техноген һәлакәтләрнең  берсе -  Чернобыль АЭС дә булган авариягә 32 ел тула. 1986 елның 26 апрель көнендә атом станциясенең дүртенче энергоблогында  шартлау булды. Нәтиҗәдә, реактор тулысынча җимерелде. Әйләнә -тирәлеккә күп санда радиоактив матдәләр таралды.

Бу вакыйга белән бәйле рәвештә, 25 апрель көнне “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашкан хәрби хезмәткәр  И. К. Бакиров белән берлектә “20 нче гасыр фаҗигасе” дигән темага чара оештырылды.

Әлеге чараның максатлары: укучыларны Чернобыль фаҗигасе белән таныштыру; фаҗигане бетерү эшендә  катнашкан  кешеләрнең батырлыгы турында сөйләү; экологик белемнәрне  формалаштыруга ярдәм итү, һәм аларны уку һәм практик эшчәнлектә  файдалану; куркыныч Чернобыль фаҗигасе вакытында үз бурычларын үтәгән  кешеләргә карата  хөрмәт тәрбияләү.

Чара барышында И. К. Бакиров балаларга куркыныч авариянең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында, авария нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашучылар турында, якын-тирә шәһәрләрдә яшәүче халыкның язмышлары турында сөйләде. Шулай ук ул үзенең фото һәм видеоархивы белән таныштырды.

Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм һәлакәт вакытында кешелеклек бурычын үтәгән хәрби хезмәткәр белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International