"Мастеровые" русс драм театрына экскурсия
2018 нче ел 27 нче апрель, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар "Мастеровые" рус драма театрына экскурсиягә бардылар.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның рухи белемен арттыру һәм шәhәр мәдәнияте тормышына җәлеп итү иде.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар театр барлыкка килү тарихын, аның репетуары белән таныштылар, артистлар белән аралаштылар һәм театрның баш режиссеры Денис Хуснияров язучы Н. В. Гогольнең пьесасы буенча куелган «Ревизор» комедиясен карадылар. Артистларның киемнәре, оста уйнаулары, сәхнәдә ут куелышы тамашачыларның күңелендә якты hәм унай хисләр калдырды.
Шушындый чаралар үткәргәннән соң, инвалидларның кәефләре яхшыра һәм яшәү дәрте арта.
Чарада социаль хезмәт алучы 7 кеше катнашты.