Көннән көн кешелек дөньясы 1986 нчы елның 26 апрелендә Чернобыльда булган куркыныч вакыйгалардан ерагая. Шушы техноген һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүче геройлар елдан-ел азрак калалар.
26 апрель көнне “Гнездышко” приютында “Чернобыль – җан сызлавы” темасына мәгълүмати сәгатьләр узды. Тәрбиячеләр балаларга Чернобыль атом станциясендә булган һәлакәт турында сөйләделәр, фильм күрсәттеләр. Фильмнан балалар шул вакыттагы хәлләр турында, коткаручыларга нинди авырлыклар очравы турында белделәр. Тәрбияләнүчеләр Чернобыль вакыйгаларына багышлап рәсемнәр ясадылар. Шуларның иң эчтәлеклеләре стендларга урнаштырылды.