«Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә элеккеге тәрбияләнүче Андрей Тимофеев белән очрашу үтте.
Түгәрәк өстәл артында «Син булдырасың...» лозунгы белән Андрей үз үрнәгендә инвалидлыкка карамастан ничек зур профессиональ уңышларга ирешергә мөмкинлеген 12 ата-анага сөйләде.
Самара шәһәрендәге югары уку йорты тәмамлап Андрей Әлмәт шәһәренә күчеп Автоматлаштырылган Системалар Идарә итү оешмасына лаборант булып эшкә урнаша.
Мондый чаралар ата-аналарга балаларың көченә ышанырга ярдәм итәләр, мөмкинлекләре чикләнгәнгә карамастан яхшы белем һәм күңелеңә килгән һөнәр сайларга өйрәтәләр.
Елена Арчибасова, тәрбияче