Балигъ булмаган балаларны хокукый агарту эше буенча «Веста» Үзәге юрисконсульты Светлана Михайлова 10 нчы санлы социаль участокта «Хокукый белем нигезләре» курсыннан күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләдәге 7-9 яшьлек 12 бала өчен «Мин һәм минем хокукларым» дип аталган профилактик дәрес уздырды. Максат: балаларда әхлакый-гражданлык сыйфатлар тәрбияләү һәм аларның хокукый культураларын формалаштыру.
Дәрес башында киңәшче балалардан соңгы арада алар тормышында нинди яңалыклар бар икәнен сорады. Балалар нинди яхшы, нинди начар вакыйгалар булганын, ни өчен шул хәл барлыкка килүен сөйләделәр. Бу бирем аларга үзләренең һәм якыннарының тормышын анализлау сәләтен үстерүгә булышлык итте. «Мин һәм минем хокукларым» күнегүен үтәгәндә катнашучылар Рәсәй гражданнары буларак җәмгыятьтә, мәктәптә, гаиләдә нинди хокуклары барлыгын санап чыктылар.
Дәреснең мәгълүмати-хокукый өлешендә киңәшче балаларга, балигъ булмаганнарның нинди төп законнары барлыгын әйтеп үтте. Боларга: БМОның бала хокуклары турында Конвенциясе, РФ Конституциясе, Бала хокуклары Декларациясе, «РФ да бала хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль закон керәләр. Шулай ук балаларның билгеле бер вазыйфалар да башкаруы искәртеп үтелде.
Алган белемнәрне тикшерү максаты белән “Танып бел” уены үткәрелде. Монда мисалда бирелгән хокуклары бозылган әкият геройлары аша балалар әкиятнең атамасын әйттеләр.