2018 нче ел 25 нче апрель, чәршәмбе
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” активистлары, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган, даими уздырыла торган хәйрия интеллектуаль уен «Брейн Ринг» уздырдылар.
Уенның максаты татар халкының рухи һәм мәдәни – әхлакый мирасына хөрмәт формалаштыру, буыннар арасында элемтәне дәвам итү иде.
Алып баручы Марат Закиров 26 нче апрелендә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне икәнен искә төшерде һәм интеллектуаль уенның темасын игълан итте. Ул 26 ел гомерендә туган якка, халкына мәхәббәт турында бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язарга өлгергән. Аның популяр шигырьләрен искә төшереп «Туган тел» җырыннан өзек башкардылар.
Уенда алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар уенны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр
Чарада 49 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.