“Забота”приютында Лифанов Виктор Владимир улы мәктәп яшендәге балалар беләндөрес тукланутурындабелемнәрен формалаштыру максатында, «Дөрестуклану культурасы» дигән сәламәтлек минуты үткәрде.
Бурычлары:-ризыкның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләү;
-рациональ туклану кирәкле булуын формалаштыру;
- кешенең сәламәтлеге дөрес туклануына бәйле, ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиешлеген балаларга аңларга булышу.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр ризыкның организм өчен үзенә күрә үзенчәлеклеягулык һәм ул эшкәртелеп энергиягә әйләнүенә нәтиҗә ясадылар. Чөнки, продуктлар составында безгә туганнан бирле кирәкле файдалы матдәләр- аксымнар, майлар, углеводлар, минераль матдәләр һәм витаминнар бар. Алар барысы да организмның тулы үсеше өчен кирәк. Шуңа күрә кешенең дөрес туклануыннан буе, үсеше һәм сәламәтлеге бәйле. Дәрес ахырында балалар дөрес туклану турында киңәшләр белән белешмәлек алдылар.