Иң яхшы яклау- кисәтү! КЦСОН "Берег Надежды", Менделеев

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Европадагы  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нигезендә 23 нсе апрельдән  башлап 29 нче апрельгә кадәр  Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында иммунизация  атналыгы  уздырыла.

Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү буләкчәсе хезмәткәре  Яшина Анастасия  җитәкчелегендә халыкның  белем дәрәҗәсен күтәрү  һәм төрле авырулардан   кисәтү максаты белән "Иң яхшы яклау - кисәтү!" дигән  мәгълүмати буклетлар чыгарылды.  

Иммунизация атналык кысаларында,  социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге  гражданнарга һәм инвалидларга "Иң яхшы яклау - кисәтү!" дигән буклетлар тараттылар.

Кызганычка каршы, бар, ата-аналар, өлкән гражданнар һәм инвалидлар иммунизация итү бик кирәкле, мөһим чара икәнең  аңлап бетермиләр. Шуңа  социаль хезмәткәрләр чараның төп максаты итеп кешеләрнең иммунизация аркылы сәламәтлек, иминлекне арттыру буенча хәбәрләр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International