Игелекле эшләр көне

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең һәр якшәмбеләре «Игелекле эшләр көне» девизы астында уза. Бу көнне балалар өлкәннәргә һәм нәниләргә бар көчләрен  биреп ярдәм итәләр.  Өлкән балалар бәләкәйләр группасы белән бергәләп уеннар уйныйлар, алар өчен кечкенә концертлар оештыралар, әкиятләр укыйлар, китапларны һәм дәреслекләрне ремонтлыйлар, бүлмәләрендә, гомумән приютта тәртип саклауда актив катнашалар.

15 апрель көнне өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләр  балалар мәйданчыгын кардан һәм пычрактан чистартырга булдылар. Шунысы куанычлы, балалар үзләре инициатива күрсәтәләр һәм булачак эшләр планын төзиләр. Шулай итеп, балалар иҗтимагый-файдалы эшләргә тартылалар, игътибарлы һәм ярдәмчел, кайгыртучан һәм игелекле булырга тырышалар.

Шундый кечкенә игелекле гамәлләр безнең балаларда кызгана белү, хезмәт сөючәнлек, гаделлек кебек зур социаль-мөһим кыйммәтләрне формалаштыралар һәм үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International