Бөек һәм гайрәтле

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

2018 ел Татарстан республикасында Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. «Гнездышко» приютында чаралар планы эшләнде. Төп бурычлары – Л.Н.Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру, укуга кызыксынуны ныгыту, балаларны сәнгать образларын тоярга һәм аңларга өйрәтү, яхшылык һәм усаллык турында сөйләшү, балаларда мәрхәмәтлек хисен уяту, рус әдәбиятына, Ватанга, табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Тәрбиячеләр балалар белән бергә бөек язучыга багышланган стенд оештырдылар. Төрле чаралар уздыралар, бергә әсәрләр укыйлар, Л.Толстойның тормышы һәм иҗаты турындагы уен-викториналарда катнашалар, башваткычлар чишәләр, рәсемнәр ясыйлар.

Л.Н. Толстой китаплары балаларның сүз байлыгын, күзаллауны һәм логик фикерләүне үстерә, әйләнә-тирә дөньяны танып-белергә ярдәм итә, батырлык һәм кыюлык, намуслык һәм гаделлек, хезмәт сөючәнлек һәм яхшылык сыйфатларын тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International