Л. Н.Толстой исеме Россиядә генә түгел бөтен илдэ билгеле. Ул гениаль язучы, тирән фикер йортуче Һәм талантлы тәрбиячедэ.
“Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Хөснетдинова Гөлназ 2018 елның 18 апрель көне балигъ булмаганнар белән «Л. Н. Толстой – балаларга» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.
Әлеге чара барышында балалар Л. Н.Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, яраткан язучының әсәрләрен һәм геройларын искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.