«Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Җир көне кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Җир – безнең уртак өебез» дип исемләнгән әдәби- музыкаль сәгатъ үткәрелде.

2018 елның 20 апреле, җомга

   Катнашучыларга тагын бер кат экологиядэге hәлакәтләр турында искәртелде. Бу көннең төп символлары  турында сөйләнелде, экология проблемалары турында уйланырга тәкъдим ителде.

   Өлкән яшьтәгеләр  викторинада да теләп катнаштылар. Сорауларга җавап бирү барышында алар табигатьне саклау өчен hәркемнең катнашуы кирәк, дигән  нәтиҗә ясадылар.

   Тирә- якка күз салсак, чүп-чардан арындырсак, агачлар, чәчәкләр  утыртсак, тормышыбыз тагын да ямьләнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International