«Апрель» узәгенә йөрүче күп кенә әти әниләргз “мышечная дистония”, “гипертонус конечностей”, “гипотонус конечностей” дигән сүзләр таныш. Гадәттә бу сүзләрне алар балага 1 яшь тулганчы, балалар неврапотологыннан ишетәләр. Шуңа күрә педагоглар үз дәресләрендә төгәл, нечкә хәрәкәтләрне үстерүгә игътибар итәләр Ахметова Нурсия Фазилзяновна мануаль праксисны үстерү өстендә актив эшли, үз куллары белән, төрле яшьтәге балалар өчен методик кулланмалар ясый. Бу кулланмалар белән шөгылләнү бик файдамы һәм бик кызык. Алар беренче чиройта баланы уйларга өйрәтәләр үзлектән планлаштыру сәләтен үстерәләр. Бала бер “тартмадагы” биремнәрне эшләп бетергәч икенче биремнәрне эшләргә кирәк, ә аннары ул ял итә ала икәнен аңлый. Шул ук вакытта, балага өлыларның ярдәме бик аз дәрәҗәдә була, аның мөстәкыйль рәвештә үзенең гамәлләрен җайга салу сәләте арта