Ватан нәрсә ул? Бу төшенчә бик киң. Ул - без туган шәһәребез, безнең ишегалды, безнең гаилә: әти һәм әни, сеңелләр һәм абыйлар. Безнең Ватаныбыз – Татарстан. Республикабызның башкаласы – Казан шәһәре.
Бүген 20 апрель көнне без 2 нче номерлы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары белән бергә Казан шәһәре буйлап виртуаль сәяхәткә киттек. “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан ТАССР га 100 ел тулу уңаена багышлап ”Татарстан республикасы шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәт.Казан шәһәре” темасына чара оештырылды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда туган илгә карата патриотлык , хөрмәт итү һәм горурлык хисләрен тәрбияләү тора. Чара барышында волонтерлар Казан шәһәренең килеп чыгу тарихын һәм истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Хикәя башкала турында видеопрезентация күрсәтү белән озатылып барды.
Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.