“Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты”нда камыр әвәләү дәресе

2018 елның 20 апреле, җомга

20 нче апрель көнне “Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты”нда камыр әвәләү дәресе уткәрелде. Камыр әвәләү методикасы инвалидлар һәм олы яшьтәге кешеләрне реабилитацияләү өчен кулланыла. Дөрес, аны психологик методикага да, рекреацион методикага да кертеп булмый. Камыр әвәләү психотерапия, психология һәм рекреациянең кушылмасы. Бу алымның төп максаты – сәламәтлекләре чикле кешегә ярдәм итү, иҗат итү ярдәмендә терапия алымнары белән кешенең психоэмоциональ халәтен яхшырту, анарга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, гади күзгә күренмәмгән психик проблематик якларын ачыклау,клиентның шәхси ресурсларын актуальләштерү, мөмкинлек булганда аңа күңел тынычлыгы булдыру.

Монда белгечләр коррекцион эшкә арт-терапия алымнарын кертеп, социаль-психологик ярдәмнең бөтен комплексларын кулланып, сәламәтлекләре чикле кешеләргә эчке кичерешләрен чагылдыруда уңай мөмкинлекләр тудырырга, аларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын арттырыга тырышалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International