"Безнең космос" дигән китапханә сәгате

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

16 апрель 2018 ел, дүшәмбе

Рәсәйдә 12 апрельдә космонавтика көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне иң беренче булып Юрий Гагарин космоска очкан. “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 16 апрельдә бәйрәм кысаларында әлеге истәлекле датага багышлап тәрбиячеләр белән бергә шәhәр китапханәсе филиалы №5  “Безнең космос” дигән китапханә сәгате үткәрделәр.

Бу чараның максаты, балаларны космос тарихы белән таныштыру. Бәйрәм программасында : презентация карау, дискуссия  уздыру hәм мавыктыргыч уеннар. Атнаның  ахырына хәтле, бу датага багышлап, балалар эшләренең  hәм рәсемнәренең күргәзмәсен ясарга планлаштырыла.

Чара ахырында балаларга татлы күчтәнәч hәм шарлар бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International