«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 16 апрельдә “Социаль – караклык, алдашу” дигән темага әнгәмә үткелде.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль хезмәт алучы олы яштәгеләр һәм инвалидлар белән  белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре  куркынычсызлык темасына төрле әнгәмәләр үткәрә. 2018 елның 16 апрелендә социаль хезмәт күрсәтү белгече Имамутдинова Ләйсән Мөдәрис кызы һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре Вильданов Рәшит Халис улы белән Ахтариев Ильшат Радик улы “Социаль  караклык, алдашу” дигән темага әнгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - олы яштәгеләр һәм инвалидларның көндәлек тормыштагы  куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне  анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү.   Алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, катнашучыларга  “Караклык гамәлләрен булдырмауны яклау буенча тәкъдимнәр” дигән буклетлар таратылды. Чара ахырында һәркем уз фикерен җиткерде. Берәү дә караклык һам террорчылык күренешләренә каршы законнарны көчәйтү яклы булуын яшермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International