Алексеевский районы «Забота» приютында үсемлекләр турында шигырьләр һәм табышмаклар өйрәнү.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 13 апрелендә тәрбияче Сагидуллина М.В.мәктәп яшендәге балалар беләнүсемлекләр турында  шигырьләр һәм табышмаклар өйрәнү дәресе үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты: балаларда  табышмакларның җавабын табарга кызыксыну уяту, үсемлекләр турында табышмаклар,шигырьләр ятларга булышу.

        Дәрестә  үсемлекләр дөньясының вәкилләре, нинди категориягә бүленүе турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң  балаларга  үсемлекләр турында табышмаклар әйтелде,  ә балалар  үсемлекләрнең кайбер вәкилләре турында  җырлар, шигырьләр искә төшерделәр.

       Дәрес ахырында  тузганак, кычыткан, ромашка  турында табышмаклар өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International