2018 елның 13 апрелендә тәрияче Сагидуллина М.В. мәктәп яшендәге балалар белән «1945 елда Австрия башкаласы Венаны совет гаскәрләренең азат итүе» исемле тарих сәгате үткәрде.
Дәреснең максаты: Кызыл Армияның Австрияны азат итүдәге асылы һәм тарихи әһәмиятен өйрәнү;Бөек Ватан сугышында катнашучыларның үткәненә һәм батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.
Әлеге дәрес Вена шәһәрен фашистлардан азат ителүнең еллыгына багышланган иде. Тәрбияләнүчеләр Кызыл Армияның Австрияны азат итүдәге асылы һәм тарихи әһәмияте белән таныштылар, рус солдатларының Венаны азат итүдә кичергән тормыш авырлыкларын белделәр. Балалар шулай ук безнең гаскәрләрнең 1945 елның 5-13апрелендә барган сугышларда немец фашистларын җиңүе турында видеоролик һәм презентация карадылар.