11 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та чираттагы кул эшләнмәләренең күргәзмәсе булып узды.
Әлеге күргәзмә, беренче чиратта, эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу, кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәү максатыннан уздырылды.
Күргәзмәне тәрбияче Замалетдинова Людмила Валентин кызы һәм хезмәт инструкторы булып эшләүче Вәлиев Рәшит Фәйзрахман улы әзерләде. Әлеге күргәзмәдә интернатта яшәүчеләрнең кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк: чигелгән картиналар, ыргак белән бәйләнгән эшләр, кәгазьләрдән, башка материаллардан ясалган чәчәкләр. Араларында бисердан ясалган сувенирлар да җитәрлек. Хезмәт интрукторы Рәшит Фәйзрахман улы әлеге күргәзмә өчен махсус очкычлар макеты әзерләде. 12 апрель Космонавтлар көне икәнен искә алсак, күргәзмә бик тә урынлы иде. Арттерапия техгологиясе буенча төрле техник алымнар кулланып нинди генә кул эшләнмәләре тудырылмаган монда! Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылган. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.
Интернатта кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүче белгечләр кул эшләрен иң элек үзе башкара, аннан шулар үрнәгендә иҗади түгәрәкләрдә биредә яшәүчеләрне ясарга өйрәтәләр. Ә иҗади фикерләүләргә хәзерге интернет киңлеге ярдәмгә килә икән. Бу хакта түгәрәк җитәкчеләре уртаклашты. Бары тик теләк һәм осталык кына, диләр алар.
Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.