1961 нче елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин “Восток” корабында тәүге тапкыр галәм үрләрен яулады. 1968 нче елдан бирле 12 нче апрель көнне без Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Тарихи хәтерне саклап калу, хәзерге заман космик өлкәдәге казанышларны популярлаштыру, үз илеңә карата горурлык хисе уяту максатыннан, Сарман районының авыл җирлекләрендә һәм Җәлил бистәсендә “Җиңү Волонтерлары” яшьләре “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, “Гагарин елмаюы” акциясын үткәрделәр. Волонтерлар рәтендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр дә катнашты. Чара Иреклеләр елы кысаларында үтте. Волонтерлар һәм белгечләр урамнарга чыгып, халыкка Космоска кешенең тәүге тапкыр очуы турында искә төшереп, Гагарин кебек елмаеп, фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Акцияда катнашкан һәр кешегә мәгълүмати буклетлар бирелде. Көн дәвамында катнашучылар социаль челтәрләрдә Юрий Гагарин елмаюы белән фотоколлаж ясап, үзләренең битләренә урнаштырып, Россия космонавтикасының казанышлары белән уртаклаша алдылар.