Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында космонавтика көне

2018 елның 13 апреле, җомга

12 нче апрель тарихта истәлекле дата – космонавтлар көне итеп билгеләнгән. Район китапханәчеләре картлар йортына әлеге истәлекле көн турында китаплар һәм бик күп мәгълүмат алып  килгәннәр иде. З.И. Долгополова  белән М.В Игнатьева интернатта яшәүчеләр өчен космоска очкан беренче хатын- кыз Валентина Терешкова  турында лекция  укыдылар, аларга сораулар биреп әңгәмә уздырдылар.Бүгенге көндә космик техника үсеше бик алга китте: Җир шары тирәсендә дистәләгән спутник әйләнә, космик аппаратлар Айга,Венерага,Марска утырды. Берничә космик аппарат Кояш системасыннан читкә китте һәм җирдән тыш цивилизацияләргә юл алдылар.

Без беренче булып космоска очучылар турында онытырга тиеш түгел,чөнки алардан башка хәзергесе көндә мондый казанышлар була алмас иде. Очрашуыбыз шушындый фикер белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International