Кыш буе җыелган пычрактан котылу, тирә-юнебезне чистарак, пөхтәрәк һәм яшеллерәк итү максатында, 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик ике айлык башланды Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә беренчеләрдән булып экологик өмәгә чыктылар. Агымдагы атнада районның барлык оешмалары үзәк юл буйларын, беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындыруга керештеләр. Оешма территориясендә карлар таратылды, чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары җыеп алынды.