"Космос киңлекләре”

2018 елның 13 апреле, җомга

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшусмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә Халыкара космонавтика көненә багышланган "Космос киңлекләре” исемле чара оештырылды. 
“Бергә булдырабыз” һәм «Ныклы гаилә – бәхетле балачак» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту максатынннан реабилитацияләнүче гаиләләр «Беренче космонавтлар» дигән кинофильм карадылар, викторинада , уеннарда катнаштылар. 
Чара ахырында «Космос» исемле гаилә иҗатларына йомгак ясалды. 
Конкурска бик күп төрле техникаларда башкарылган ташландык материаллардан ясалган эшләр тәкъдим ителде. Һәр эш үзенең эчтәлеге һәм рәвеше буенча уникаль, ләкин Эмиль, Артем һәм Антон гаилә эшләре аеруча аерылып тордылар, аларны дипломнар һәм призлар белән бүләкләделәр. Шулай ук конкурста катнашучыларга дәртләндергеч бүләкләр ясалды. 
Чара гаҗәп һәм истә калырлык булды, беркем дә игътибарсыз калмады, балалар уңай һәм онытылмас тәэсирләр алдылар. Бу чара балаларны яңа тормышка җәлеп итергә һәм яңа дуслар табарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International