Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә"Тыныч күкләр телик җиребезгә!"

2018 елның 13 апреле, җомга

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 12 нче апрель – авиация һәм космонавтика көне уңаеннан “Сарман” киночелтәре хезмәткәрләре  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен кино күрсәттеләр. Юрий Гагаринның балачагын, тормыш юлын чагылдырган фильм үткәннәрне яңартты. Рәсәйдә бу бәйрәм 57 нче тапкыр билгеләп үтелсә, 12 нче апрель көнне бу бәйрәм “Шәфкатъ”тә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International