Арча РЦДПОВ "Исток надежды" Космос

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Арча “Өмет  чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә чара булып узды. Балаларда “Белка һәм Стрелка” мультфильмын караганннан соң күп сораулар туды. Аларны галәмдә космонавтларның ничек очулары, нәрсә белән тукланулары,яңадан җиргә ничек әйләнеп кайтулары кызыксындырды.  Галәм темасы балаларда зур кызыксыну уята. Бала үзлектән генә үзен  кызыксындырган сорауларга җавап таба алмый. Бу очракта аларга үзәктә эшләгән тәрбиячеләр һәм аларның   эти-эниләре ярдәмгә килде. Тәрбияче Нуриахметова Ляйля балаларга Байконур тормышы, ракеталарның  космоска ничек әзерләнүе турында сөйләде, аларга космик ракеталарның макетларын һәм космос турында картиналар, китаплар күрсәтте. Соңыннан балалар космос турындагы күзаллауларын үзләре ясаган рәсемнәрендә чагылдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International