11 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында әсирләрне концлагерьлардан азат итү көне уңаеннан “Онытырга ярамый!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара 12 яшьтән 19 яшьлек балаларны үз эченә алды, 15 бала катнашты.
Чараның максатлары:
Ел саен 11апрель көнне фашист концлагерьларыннан әсирләрне азат итү көне билгеләп үтелә. 1945 елның 11 апрелендә иң куркыныч Бухенвальд төрмәсендәге әсирләр гитлерчыларга каршы баш күтәрәләр һәм иреккә чыгалар. Сугыш вакытында Германия территориясендә һәм ул басып алган илләрдә 14000 концлагерь оештырылган була. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бу лагерьлар аша 18 миллион кеше уза, 5 миллионы Советлар Союзы гражданнары.
Чара барышында балалар видеофильм карап һәм әңгәмә аша тагын бер кат сугышның ничек рәхимсез булуын аңладылар. Рейхстагка байрак кадаган көн – үлемне җиңү көне дә. Бу турыда онытырга ярамый дип тәмамладык чарабызны.