Бүген илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә.
Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.
Андый кешеләр Зәй муниипаль районында да бар. Нәкъ менә шулар өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэминитү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан 11 апрельдә өлкәннәребезнең өйләренә барып кечкенә генә концерт күрсәтелде.
Тоткынлыкта булган элеккеге 3 кеше янына барып балалар җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп өлкәннәребезнең күңелләрен күрделәр, үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
Куркыныч чорның тере шаһитлары булган бу кешеләр, балаларга тыныч тормышта яшәүнең нинди зур бәхет икәнлеген,аның кадерен белергә кирәклеген аңлаттылар.
Өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Николаевна бу чараларның максаты- канкойгыч сугышның тере шаһитлары булган,илебезне һәм бар дөньяны фашизмнан азат итүчеләргә, Бөек Җиңү алып килүчеләргә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерү икәнлеген ассызыклады.