Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында «Витаминнар турында сөйләшик” темасына әңгәмә.

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе
11 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында тәрбияче Хәбирҗанова Р.И. тарафыннан”Витаминнар” темасына әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәдә 8 бала катнашты. Әңгәмәнең максаты: -балаларга файдалы ризыклар һәм витаминнар турында тулы мәгълүмат бирү. -кызыксынучанлыкны, игътибарлыкны арттыру; мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстереп файдалы ризыкларны сайлый белергә өйрәтү. -балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү. Бу әңгәмәдә без витаминнарның файдасы турында сөйләштек. Табышмаклар чиштек, витаминнар турында рәсем конкурсы үткәрдек. Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар, бирелгән сорауларга җавап биреп әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International