9 апрель, 2018 ел, Дүшәмбе
«Алабуга муниципаль районындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия балалары – 2018” профилактик программасы буенча чаралар үткәрүне дәвам итә. Чираттагы чара Россия эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгече Татьяна Кузнецова белән очрашу 9 нчы апрельдә булып узды.
Полиция капитаны 14 яшүсмер өчен «Наркотиклар. Җаваплылык. Канун» дип аталган сөйләшү уздырды. Сөйләшү барышында наркотикларның организм өчен зарары турында видеосюжет күрсәтелде. Аннары балаларга наркотикларны саклау, куллану һәм әйләнешкә чыгару өчен җаваплылык турында аңлатылды. Шулай ук чакырылган кунак хәзерге заманның “авырткан ноктасы” – интернет аша наркотиклар таратуның һәм “җиңел акча эшләү” турында да әйтеп үтте.
“Наркотикларның үлемгә китерүе турында беркайчан да онытмаска кирәк. Саулык – кешенең иң зур байлыгы. Наркотиклар таратучы кеше иртәме-соңмы барыбер җаваплылыкка тартыла һәм үзенең җәзасын ала”, - дип полиция капитаны сүзен йомгаклады.
Балалар бу көнне әйтелгән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңладылар. Балалар законнарны белмәүнең җаваплылыктан коткармавын һәм, иң мөһиме, наркотиклардан башка матур итеп яшәү булганлыгын аңладылар, дип ышанасы килә!