«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 06.04.2018 көнне «Веста» Үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен “Социаль хезмәт күрсәтүдә татар теле нигезләре» дип аталган методик сәгать үткәрде.
Халык санын алу мәгълүматларына караганда, Татарстанда 53% - татар, 40% руслар һәм 7% башка милләт халкы яши. Татар теле инде егерме алты ел буе, рәсми рәвештә, татарстан республикасының телләр турындагы законы нигезендә, икенче дәүләт теле буларак алып барыла. Соңгы елларда татар телен өйрәнү белән кызыксыну шактый артып бара, чөнки гади халык арасында көндәлек тормышта татарча сөйләшергә кирәк була. Әмма икетеллелек турында, Татарстан халкы өчен көндәлек тормышта татарча сөйләшүне норма буларак кабул итәргә әлегә иртәрәк. Кызганычка каршы, дәүләт хезмәткәрләре арасында да татар телен камил белүче һәм сөйләшүчеләр сирәк. Шушы сораудан чыгып, «Веста» Үзәге белгечләре эш өчен, профессиональ өлкәдә кирәк булган гади татар сүзләренә, диалогка өйрәнделәр.
Методист белгечләрне Үзәккә мөрәҗәгать белән килгән кешеләрне сәламләү, хушлашу сүзләренең татарча тәрҗемәсе белән таныштырды, алга таба һәрбер бүлекчә эше өчен кирәк булган диалогик сөйләмнәр каралды. Яхшырак истә калдыру өчен диалоглар ике телдә бирелде. “ТНВ- Планета” каналының ел дәверендә күрсәтелгән “Татарлар” программасында “Мин татарча өйрәнәм” видеоролигының бер чыгарылышы карауга тәгъдим ителде.
Методик сәгатьнең ахырында тыңлаучылар, Татарстан Республикасының икетеллелек шартларында, татар телен белү халык белән эшләүне җиңеләйтеп кенә калмый, шәхеснең үз-үзен үстерүенә этәргеч ясый дигән нәтиҗәгә килделәр.