Наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тартуны кисәтү буенча «Без тормыш өчен» темасына чара.

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

Бүгенге көндә яшусмерләр арасында наркомания һәм эчкечелекне кисәтү сәламәт буынны саклап калу  өчен төп максат булып тора. Сәламәтлеккә зыян салучы матдәләрдән бәйле булу проблемасы хәзерге вакытта шактый кискен тора. Алкоголь һәм наркотик матдәләр кулланучы  кешеләр саны тиз арта. Шул ук вакытта бу матдәләрдән бәйле булучылар һаман яшәрә. Начар гадәтләрнең нәтиҗәләре белән һәр кеше таныш, тик бик аз кешеләр өчен генә бу тыелу факторы булып тора .

2018 елның 6 апрелендә «Милосердие» Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә,  социаль педагоглар Әхмәтова Динара  һәм Галимова Ләйсән  тарафыннан наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тартуны кисәтү  максаты белән  15  бала һәм ата-аналар өчен Үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Гарайшин Ринат  катнашында «Без тормыш өчен» темасына «Түгәрәк өстәл» уткәрелде.

Әлеге чараның  максатлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны, эчкечелекне һәм наркоманияне кисәтү тора.

Чара барышында катнашучыларга  наркотик  матдәләрнең организмга һәм, гомумән, кеше гомеренә карата булган зыяны турында мәгълүмат житкерелде. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга  юнәлдерелгән видеоролик тәкъдим ителде.

Чара ахырында волонтерлар тарафыннан катнашучыларга «Тормышка – Әйе дип эйт», «Ата-ананың аек акылы – балаларның сәламәтлеге» дигән  тематик белешмәлеклэр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International